«Россия төбәкләренең төп интернет порталы» эшли башлады

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

Кече һәм урта бизнесны үстерүгә багышланган Дәүләт Советы утырышында Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән һәр төбәктә һәм муниципалитетта эшлеклелек активлыгын күтәрүгә мәгълүмати ярдәм күрсәтү бурычын үтәү йөзеннән Россия Федерациясе субъектлары өчен бушлай интернет-ресурс -  «Россия төбәкләренең төп интернет порталы» - www.rusregioninform.ru формалаштырыла.

 

 Биредә теркәлгән дәүләт идарәсе органнары, учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр  бушлай он-лайн утырышлар, очрашулар оештыра һәм үткәрә алалар, территорияләрнең социаль-икътисадый һәм инвестицион үсешен, финанс тотрыклылыгын һәм бәяләр төзү стратегиясен эшләүне, эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарларын үстерүне тәэмин итүгә һәм башка юнәлешләрне яктыртуга багышланган актуаль мәкаләләрне, яңалыкларны һәм фаразларны урнаштыра һәм аңлата алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International