ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре WorldSkills Russia 2015 стандартлары буенча һөнәри осталык милли чемпионаты финалының конгрес өлеше кысаларында «Дөнья талантлары: сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерүнең һәм ярдәм итүнең иң яхшы тәҗрибәләре» проектлы семинарында катнаштылар.


2015 елның 21 маенда Мәскәү шәһәрендә видеоконференция форматында  Тышкы икътисадый банк рәисе урынбасары, эшче төркем җитәкчесе  Ирина Макиева рәислегендә Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча хөкүмәт комиссиясе каршындагы Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышы узды. Татарстан Республикасыннан чарада Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Наталья Кропотова, һәм шулай ук  инвестицияле проектлар инициаторлары вәкилләре катнашты.


Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында  Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышы узды. Ул «Финанс-икътисад торышы һәм хезмәт хакларын һәм пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәрне түләүдәге бурычларны каплау буенча оешмалар тарафыннан  кабул ителгән чаралар турында»гы сорауларга багышланган иде.


Җайлау йогынтысын бәяләү буенча вәкаләтле орган буларак, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Казан шәһәре торак пунктының җир кишәрлекләренә дәүләт кадастр бәясен үткәрү нәтиҗәләрен раслау турында» 2013 елның 25 ноябрендәге 927нче карарына (алга таба – Карар) экспертиза үткәрә.

Карар тексты һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән якынча хисап белән  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга була.


2015 елның 20 маенда  Мәскәү шәһәрендә «Чит ил базарларына чыгуга ярдәм һәм экспортка ярдәм» юл картасын гамәлгә ашыру кысаларында Кече һәм урта эшкуарлыкның  экспорт юнәлешле субъектларына ярдәм инфраструктурасы оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча семинар үтте.



20
май, 2015 ел
чәршәмбе

Күргәзмәдә катнашырга республиканың  көньяк-көнчыгышында урнашкан җитештерү һәм эшкәртү предприятиеләре, һәм шулай ук шәхси эшкуарлар чакырыла. Чара 9:00 сәгатьтә башлана.

Оештыручылар —  Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы, Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты. Күргәзмәдә катнашу өчен гаризаларны uvtpp@bk.ru электрон адресына юлларга мөмкин.


Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле субъектларын 2015 елның 10-12 июне көннәрендә Алматы шәһәрендә (Казахстан) уздырылачак «EXPO – RUSSIA KAZAKHSTAN 2015» VI Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыра.

Әгәр компаниягез ниндидер сәбәпләр аркасында әлеге күргәзмәдә катнаша алмый, әмма Казахстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә яки Татарстан Республикасы стендында үз продукциясе турында мәгълүмат урнаштырырга тели икән, компаниягез күргәзмәдә читтән торып катнаша ала. Читтән торып катнашу – бушлай.


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең «Территорияләрендә милекчесе булмаган яки милекчесе билгесез яисә милекчесе милек хокукыннан баш тарткан гидротехник корылма булган җирле үзидарә органнарының, дәүләт хакимияте органнарының әлеге корылмаларны консервацияләү һәм (яки) юкка чыгаруның кирәклеге турындагы тәкъдимнәрен әзерләү, тапшыру һәм исәпкә алу тәртибен раслау турында» боерыгы проектына иҗтимагый консультацияләр үткәрүне сораган мөрәҗәгате килде.


2015 елның 19 маенда  Яр Чаллы моношәһәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева рәислегендә моношәһәрнең агымдагы социаль-икътисадый торышын тикшерүгә һәм аны алга таба үстерү перспективалары буенча фикер алышуга багышланган киңәшмә үтте.



Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 16 маендагы 346нчы карары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт программаларын эшләү, гамәлгә ашыру һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибен һәм Татарстан Республикасы дәүләт программалары исемлеген раслау турында» 2012 елның 31 декабрендәге 1199нчы карары белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт программаларын эшләү, гамәлгә ашыру һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде.

Әлеге үзгәрешләр Татарстан Республикасы Бюджет кодексы (2014 елның 18 декабрендәге 127-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә) нигезләмәләрен гамәлгә ашыруны исәпкә алып кертелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International