Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең «Территорияләрендә милекчесе булмаган яки милекчесе билгесез яисә милекчесе милек хокукыннан баш тарткан гидротехник корылма булган җирле үзидарә органнарының, дәүләт хакимияте органнарының әлеге корылмаларны консервацияләү һәм (яки) юкка чыгаруның кирәклеге турындагы тәкъдимнәрен әзерләү, тапшыру һәм исәпкә алу тәртибен раслау турында» боерыгы проектына иҗтимагый консультацияләр үткәрүне сораган мөрәҗәгате килде.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен әлеге норматив хокукый акт белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга чакырабыз.
Үзегезнең фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.