23 майда Азнакайдагы «Татарстан» шәһәр мәйданында Татарстанның көньяк-көнчыгышы җитештерүчеләре күргәзмә-презентациясе узачак

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

Күргәзмәдә катнашырга республиканың  көньяк-көнчыгышында урнашкан җитештерү һәм эшкәртү предприятиеләре, һәм шулай ук шәхси эшкуарлар чакырыла. Чара 9:00 сәгатьтә башлана.

Оештыручылар —  Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы, Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты. Күргәзмәдә катнашу өчен гаризаларны uvtpp@bk.ru электрон адресына юлларга мөмкин.

Шул ук көнне  13.00 сәгатьтә Мәнәүз тавы янындагы «Парус»  спорт-туристик базасы территориясендә район халкы һәм кунаклары өчен спорт-мәдәни программасы каралган. Белешмәләр өчен телефоннар: 8-917-295-81-25, 8-927-466-33-52, 8-917-272-60-27.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International