2015 елның 21 маенда Мәскәү шәһәрендә видеоконференция форматында Тышкы икътисадый банк рәисе урынбасары, эшче төркем җитәкчесе Ирина Макиева рәислегендә Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча хөкүмәт комиссиясе каршындагы Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышы узды. Татарстан Республикасыннан чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Кропотова, һәм шулай ук инвестицияле проектлар инициаторлары вәкилләре катнашты.
Утырышта Яр Чаллы моношәһәрен үстерүнең Моношәһәрләрне үстерү фонды аша федераль ярдәм чараларын кулланып тормышка ашырылырга тиешле инвестицияле проектлары каралды.
Эшче төркем утырышы йомгаклары буенча Яр Чаллы моношәһәре проектлары хуплау тапты.