2015 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре WorldSkills Russia 2015 стандартлары буенча һөнәри осталык милли чемпионаты финалының конгрес өлеше кысаларында «Дөнья талантлары: сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерүнең һәм ярдәм итүнең иң яхшы тәҗрибәләре» проектлы семинарында катнаштылар.
Семинарда World Skills Germanyнең Россиядәге вәкиле, Лейпциг шәһәренең (Германия) Һөнәрчелек палатасы каршындагы халыкара проектлар җитәкчесе Керстин Зайзе һәм Көньяк Саво һөнәр колледжының (South Savo Vocational College, Финляндия) халыкара белем бирү программалары (Manager of Education Exports) җитәкчесе Риикка Диллстрем доклад белән чыгыш ясадылар.
Семинар ахырында һөнәри ориентация һәм конвергент мәйданчыклар буенча проект төркемнәре оештырылды.