2015 елның 20 маенда Мәскәү шәһәрендә «Чит ил базарларына чыгуга ярдәм һәм экспортка ярдәм» юл картасын гамәлгә ашыру кысаларында Кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектларына ярдәм инфраструктурасы оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча семинар үтте.
Чарада Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы вәкилләре, Россия Федерациясе төбәкләренең Экспортка ярдәм күрсәтү үзәкләре җитәкчеләре, һәм шулай ук Россия экспорт иминият агентлыгы вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасыннан республика Экспортка ярдәм күрсәтү үзәгенең аналитика, консультация һәм финанс ярдәме бүлеге башлыгы Ульяна Ануфриева барды.