Икътисад министрлыгы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышында катнашты

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында  Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышы узды. Ул «Финанс-икътисад торышы һәм хезмәт хакларын һәм пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәрне түләүдәге бурычларны каплау буенча оешмалар тарафыннан  кабул ителгән чаралар турында»гы сорауларга багышланган иде.

Утырышта Казан шәһәре, Арча, Питрәч, Ютазы, Мамадыш муниципаль районнарының бурычлары булган предприятиеләрендә хезмәт хакларын һәм физик затларның кеременә салым түләмнәрен, пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәрне түләү торышы каралды.

Карау-тикшерү нәтиҗәләре буенча Координацион совет тарафыннан агымдагы түләмнәр буенча кайбер предприятиеләрне территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырырга дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International