ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 28 маеннан 29 июненә кадәр Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында» 2014 елның 27 августындагы 616нчы карарына ярашлы рәвештә аккредитация үтүгә гаризалар кабул ителә.


2015 елның 22 маенда Казан шәһәрендәге Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика  манежында  Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында җиңел атлетика ярышлары узды. Анда 29 команда катнашты.


Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.

Министр урынбасары  үзенең чыгышында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше, һәм шулай ук 2030 елга кадәр республика үсеше Стратегиясенең төп юнәлешләре турында сөйләде.



23
май, 2015 ел
шимбә

22 май көнне  Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев үткәргән киңәшмәдә фармацевтика сәнәгатенә күрсәтелә һәм тәкъдим ителә торган ярдәм чаралары, һәм шулай ук тиешле эшче төркемнең эш юнәлешләре тикшерелде.

Исегезгә төшерик, фармацевтика Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында республиканың инновацияле үсешендәге өстенлекле юнәлешләр арасында билгеләнгән. 


22
май, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы белән бергә, «Газ.Нефть.Технологияләр» XXIII Халыкара күргәзмәсендә катнашу кысаларында 20-23 май көннәрендә Уфа шәһәрендә Кама кластерын үстерүгә багышланган экспозиция оештырды.


Бүген  Томск шәһәрендә Яшь галимнәрнең «U-NOVUS» II форумы кысаларында Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясен төзүнең 5 еллыгына багышланган юбилей утырышы үтте. Утырышта  Ассоциация советы рәисе, Татарстан Республикасы  Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов,  Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Татарстан Республикасы  икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнаштылар.


«Татарстан Республиксы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары фондының йөкләмәләрен (поручительстволарын) бирү шартлары турында искә төшерә: йөкләмә алуны максималь суммасы – 30 млн сум; документларны карау вакыты –  3–10 эш көне (бирелә торган йөкләмә суммасы күләменә бәйле рәвештә); йөкләмә алган өчен калдырыла торган сумма елына бер тапкыр – 0,75–1,5%. Фонд шулай ук банк гарантиясе килешүләре буенча да йөкләмәләр  бирә.

U-NOVUS   форумы – инновацияләр өлкәсендә эшләүче яшь галимнәр, уйлап табучылар һәм эшкуарлар өчен булдырылган аралашу, бәхәсләшү урыны, креатив мәйданчык.

Форум кысаларында бик күп чаралар үткәрү каралган, шул исәптән «Импортны алыштыру һәм алгарышлы үсеш» күргәзмәсе һәм Яшь галимнәрнең эшләре конкурсы.

«

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия Федерациясе оборона министры армия генералы Сергей Шойгу күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә  «Патриот» конгрес-күргәзмәләр үзәге территориясендә әскәү өлкәсе, Кубинка ш.) алга таба Россия Федерациясе Хәрби Көчләрендә кулланылу перспективасы булмаган күчемле хәрби милекне сату буенча сәүдә мәйданчыгы оештырылуы турында хәбәр итә.

Хәрби техниканы сату буенча беренче аукционнар «АРМИЯ - 2015» халыкара хәрби-техник форум кысаларында 2015 елның 16–19 июнь көннәрендә сәүдә мәйданчыгында узачак.


21–22 май көннәрендә  Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Уку-методология үзәгендә Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алулар өлкәсенә багышланган Бөтенроссия форумы уза.

Форумда катнашу кысаларында Казан шәһәренә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Евгений Елин һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Контракт системасын үстерү департаменты директоры Максим Чемерисов килде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International