Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 16 маендагы 346нчы карары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт программаларын эшләү, гамәлгә ашыру һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибен һәм Татарстан Республикасы дәүләт программалары исемлеген раслау турында» 2012 елның 31 декабрендәге 1199нчы карары белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт программаларын эшләү, гамәлгә ашыру һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
Әлеге үзгәрешләр Татарстан Республикасы Бюджет кодексы (2014 елның 18 декабрендәге 127-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә) нигезләмәләрен гамәлгә ашыруны исәпкә алып кертелде. Шуңа ярашлы Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарына Россия Федерациясе субъекты дәүләт программалары проектларын һәм Россия Федерациясе субъекты дәүләт программаларына Россия Федерациясе субъекты законнарында каралган тәртиптә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәрне карауны гамәлгә ашыру хокукы бирелә.