А.Н. Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты - КАИда 21-22 май көннәрендә Казан авиация институтының ракета двигательләре кафедрасына нигез салынуның 70 еллыгына багышланган Бөтенроссия фәнни-техник конференциясе үткәрелә.
70 ел эчендә кафедра 2500дән артык инженер, более 130дән артык фән кандидаты һәм 26 фән докторы әзерләгән. Кафедраны тәмамлаганнар арасында академиклар, югары дәүләт бүләкләренә һәм мактаулы исемнәргә лаек булганнар күп.
2015 елның 19 маенда Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында «Mir Holding» төрек компанияләре төркеме Татарстан Республикасында махсус теплица зонасын төзү буенча инвестицияле проектын тәкъдир итте. Киңәшмә РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Александр Цыбульский, РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Төбәкләр үсеше департаменты директоры Руслан Заливацкий, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, «Алабуга» Сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Республика инвестицияләр һәм новацияләрнең агросәнәгать үзәге» Дәүләт унитар предприятиесе генераль директорының үсеш буенча урынбасары А.Ю.Мавланов, «Mir holding» компаниясе башлыгы Ибраһим Мирмәхмүтогуллары катнашлыгында үтте.
2015 елның 18-23 май көннәрендә Казанда «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә WorldSkills стандартлары буенча Һөнәри осталыкның III милли чемпионаты финалы уза.
Казанда уздырыла торган WorldSkills Россия 2015 милли чемпионаты финалы – Россиянең төрле төбәкләреннән гаять зур сандагы катнашучыларны җәлеп иткән киң колачлы бөтенроссия чемпионатының соңгы этабы.Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар өчен мөлкәти ярдәм алу хокукына конкурс (алга таба – Конкурс) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга мөлкәти ярдәм күрсәтү буенча республика конкурсы турында» 2015 елның 18 февралендәге 99нчы карарына ярашлы рәвештә оештырыла. Конкурс йомгаклары буенча Казан ш, 8 Март урамы, 18нче йорт адресы буенча урнашкан административ бинадагы мәйданнар бүленәчәк.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз куллануга юл куйган һәм наркомания белән авырган затларны ресоциальләштерү һәм комплекслы тернәкләндерү системасын төзү максатында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектына җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү мөрәҗәгате килде.
2015 елда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә, социаль мөһим проектларны һәм кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерциячел һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтүне тәэмин итү максатларында, Россия Федерациясе Президентының 2015 елның 1 апрелендәге79-рп номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә, коммерциячел һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча агымдагы елдагы беренче конкурс 2015 елның 1 июленә кадәр үткәрелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 10 августындагы 676нчы карары белән расланган Татарстан Республикасы «Халык контроле» мәгълүмат системасын эшләтү кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 30 апрелендәге 308нче карары белән гражданнар, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары һәм республика җирле үзидарә органнары арасында электрон формада хезмәттәшлек итү тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасындагы коммерциячел булмаган оешмаларның социаль мөһим проектларының интерактив картасын булдыру сорауларына багышланган эшче киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә социаль мөһим проектларның интерактив картасын Татарстан Республикасы Геопорталы кысаларында гамәлгә ашыру мөмкинлеге тикшерелде. Әлеге картаны эшләтеп җибәрү максатында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коммерциячел булмаган социаль мөһим проектлар турындагы тармак пространство мәгълүматларын тапшырырга тиешле ведомство итеп билгеләнде.
Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның III Республика форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Форум Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 30 апрелендәге 792-р номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә 2015 елның августында Казанда уздырылачак. Утырышта ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.
Кытайга бизнес-миссия кысаларында Татарстан Республикасының Кама кластерына керә торган предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре Гуанджоу сәнәгать мегаполисындагы Тойота компаниясенең автомобиль җыю производствосында булдылар. Сәфәр барышында Кама кластерының автокомпонентлар җитештерү белән шөгыльләнә торган 60тан артык предприятиесе кергән Кама аръягы төбәге һәм Яр Чаллы шәһәре машина төзүчеләре ассоциациясе Россиядә Тойотаның локальләштерелгән җитештерү мәйданчыклары кысаларында хезмәттәшлек итү буенча үз тәкъдимнәрен Тойота концерны җитәкчелегенә тапшырды.