2015 елның 19 маенда Яр Чаллы моношәһәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева рәислегендә моношәһәрнең агымдагы социаль-икътисадый торышын тикшерүгә һәм аны алга таба үстерү перспективалары буенча фикер алышуга багышланган киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Кропотова, инвестицияле проектлар инициаторлары катнашты.
Анда Яр Чаллы моношәһәре территориясендә гамәлгә ашырыла торган һәм киләчәктә гамәлгә ашырылу планлаштырылган инвестицияле проектлар тикшерелде.
Наталья Таркаева шулай ук кайбер инвестицияле проектларны тормышка ашыру күздә тотылган мәйданнарны карады.