Җайлау йогынтысын бәяләү буенча вәкаләтле орган буларак, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Казан шәһәре торак пунктының җир кишәрлекләренә дәүләт кадастр бәясен үткәрү нәтиҗәләрен раслау турында» 2013 елның 25 ноябрендәге 927нче карарына (алга таба – Карар) экспертиза үткәрә.
Карар тексты һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән якынча хисап белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга була.
2013 елның 1 гыйнварына карата Казан шәһәре торак пункты җирләре составындагы җир кишәрлекләренә дәүләт кадастр бәясе үткәрү нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында укырга мөмкин.
Үзегезнең фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне 2015 елның 10 июненә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.
Экспертиза йомгаклары буенча карарга үзгәрешләр кертүнең (кертмәүнең) кирәклеге турында карар кабул итүгә нигез булырга тиешле бәяләмә төзеләчәк.