Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле субъектларын 2015 елның 10-12 июне көннәрендә Алматы шәһәрендә (Казахстан) уздырылачак «EXPO – RUSSIA KAZAKHSTAN 2015» VI Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыра.
Әгәр компаниягез ниндидер сәбәпләр аркасында әлеге күргәзмәдә катнаша алмый, әмма Казахстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә яки Татарстан Республикасы стендында үз продукциясе турында мәгълүмат урнаштырырга тели икән, компаниягез күргәзмәдә читтән торып катнаша ала. Читтән торып катнашу – бушлай.
Әлеге чараның мөһимлеген истә тотып, 2015 елның 27 маена кадәр үзегезнең карарыгыз турында Үзәккә түбәндәге телефон номеры буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз: (843) 223-06-74. Оештыру сораулары буенча Арысланова Регинага мөрәҗәгать итәргә була, тел.: 8-917-25-78-268.