Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 3 сентябрендәге карары белән Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын гамәлгә ашыру 2018 елга кадәр озайтылды.
ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов «Мирас» ҖЧҖ заводында булды һәм хезмәт коллективы белән очрашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 4 сентябрендәге 1737-р номерлы күрсәтмәсе белән Татарстан Республикасына федераль бюджеттан, Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының комплекслы инвестицияле үсеше проектын гамәлгә ашыру өчен, 158,6 млн сум күләмендәге субсидия бүленде.
«Икътисад һәм идарә» Россия белем бирү программалары фонды 6-7 октябрь көннәрендә Мәскәүдә «Муниципаль берәмлекнең инвестицион активлыгы белән идарә итү. «Дәүләт-шәхси партнерлык турында» 2015 елның 13 июлендәге 224-ФЗ номерлы яңа Федераль законны куллану буенча тәкъдимнәр» дип аталган семинар оештыра.
«Иннополис» Махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы утырышын бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов Яр Чаллы шәһәрендә хезмәт коллективы белән очрашты.
Министр урынбасары кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары турында, салым преференцияләре һәм республикага инвестицияләр җәлеп итү сәясәте хакында сөйләде. Үзенең чыгышында ул Татарстанда инвестицион климатны яхшырту максатында инфраструктураның актив үстерелүен, сәнәгать парклары төзелүен,
Яр Чаллының Энтузиастлар бульварында Татарстанда Парклар һәм скверлар көннәре кысаларында оештырылган хэнд-мейд һәм буккроссинг шәһәр фестивале узды. Фестивальдә ТР икътисад министры Артём Здунов һәм Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев катнашты.
Бүген, 2015 елның 5 сентябрендә, бөтен республика буенча Парклар һәм скверлар көненә багышланган фестивальләр үткәрелә. ТР икътисад министры Артём Здунов һәм Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев Сидоровка һәм Комсомольский парклары ачылышында катнашты. Бу - шәһәрнең иске өлешендә яшәүчеләр өчен мөһим вакыйга.
РТ икътисад министры Артём Здунов һәм Наил Мәһдиев 2015 елның 5 сентябрендә капиталь ремонт үткәрелгән берничә уку йортында булдылар.
70нче елларда төзелгән 13нче мәктәп күптән инде капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Капиталь төзекләндерүнең президент программасы буенча биредә мәктәпнең фасад өлеше алыштырылды, түбә ремонтланды, исемлектәге башка эшләр үтәлде.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев бүген иртән «Электротранспорт» МУП базасында булдылар. Максатлары - сыйдырышлылыгы зур булган яңа шәһәр автобусларын карау.