«Икътисад һәм идарә» Россия белем бирү программалары фонды 6-7 октябрь көннәрендә Мәскәүдә «Муниципаль берәмлекнең инвестицион активлыгы белән идарә итү. «Дәүләт-шәхси партнерлык турында» 2015 елның 13 июлендәге 224-ФЗ номерлы яңа Федераль законны куллану буенча тәкъдимнәр» дип аталган семинар оештыра.
Семинарның төп максаты – хакимиятнең муниципаль органнарының юнәлешле белгечләренә муниципаль берәмлек территориясендә инвестицияле проектларны гамәлгә ашырганда дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын куллануны яңа федераль законда билгеләнгән таләпләргә ярашлы рәвештә оештыруда, һәм шулай ук бу юнәлештә эшне яңартуда ярдәм күрсәтү.
Семинар һәм катнашу өчен теркәлү турында тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон номерларына шалтыратып белә аласыз:
+7 (495) 960-47-73,
+7 (495) 234-70-65,
+7 (495) 737-31-33,
+7 (925) 515-86-27
Электрон адрес та бар: conference@group-adk.ru.