ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов бизнес белән даими очрашулар кысаларында «Челны фуд» компаниясе коллективы белән эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чараларын тикшерде

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов Яр Чаллы шәһәрендә хезмәт коллективы белән очрашты.

 Министр урынбасары кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары турында, салым преференцияләре һәм республикага инвестицияләр җәлеп итү сәясәте хакында сөйләде. Үзенең чыгышында ул Татарстанда инвестицион климатны яхшырту максатында инфраструктураның актив үстерелүен, сәнәгать парклары төзелүен, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә алгарышлы үсеш территорияләре булдыру буенча алып барылган эшчәнлекне билгеләп үтте. Соңгысы тормышка ашырылган очракта эшкуарларга шактый зур салым преференцияләреннән файдалану мөмкинлеге тудырылачак.

Шулай ук Булат Хаҗиәхмәтов республика территориясендә Зөя төбәкара  мультимодаль логистика үзәге төзелүе турында да сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International