РТ икътисад министры Артём Здунов һәм Наил Мәһдиев 2015 елның 5 сентябрендә капиталь ремонт үткәрелгән берничә уку йортында булдылар.
70нче елларда төзелгән 13нче мәктәп күптән инде капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Капиталь төзекләндерүнең президент программасы буенча биредә мәктәпнең фасад өлеше алыштырылды, түбә ремонтланды, исемлектәге башка эшләр үтәлде.
14нче мәктәптә шулай ук капремонт эшләре башкарылды. Быел Яр Чаллыда барлыгы 6 мәктәп төзекләндерелде. 37нче, 4нче, 7нче, 13нче, 14нче һәм 22нче мәктәпләргә ясалган ремонтка барлыгы 310 млн 59 мең акча тотылды. Киләсе елга 30 ел элек төзелгән мәктәпләргә капиталь төзекләндерү үткәрү төгәлләнергә тиеш.