Яр Чаллы ТР икътисад министрына яңа иҗтимагый пространство төзү буенча үз тәҗрибәсен күрсәтте

2015 елның 5 сентябре, шимбә

Яр Чаллының Энтузиастлар бульварында Татарстанда Парклар һәм скверлар көннәре кысаларында оештырылган хэнд-мейд һәм буккроссинг шәһәр фестивале узды. Фестивальдә ТР икътисад министры Артём Здунов һәм Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев катнашты.

Фестивальнең программасы бай иде. Катнашучылар «Орион» яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган «Экорыбалка» экологик уенында катнаша, һәм шулай ук, BookCrossing (Буккроссинг) дип аталган  флэшмобка кушылып, китаплар белән алмаша алдылар.

 «Кадрлар резервы» республика проектында катнашучылар, Шәһәр студентлар советы белән бергә, фестиваль кысаларында «Мин сайлауларга барам» акциясен оештырдылар. Анда Татарстан икътисад министры Артём Здунов һәм Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International