«Иннополис» Махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы утырышын бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды.
Күзәтчелек советы әгъзалары хозурына программалы тәэмин ителеш проектларын эшләгән Россия компанияләренең 10 проекты тәкъдим ителде. Алар барысы да «Иннополис» МИЗ резиденты статусы алуга дәгъва итәләр. Инвестицияләрнең гомуми күләме - 260 млн сумга якын.
Якын араларда гаризалар Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында каралырга тиеш.