ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов «Мирас» ҖЧҖ заводы коллективы белән очрашты

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов «Мирас» ҖЧҖ заводында булды һәм хезмәт  коллективы белән очрашты.

Завод коллективы белән аралашу вакытында министр урынбасары Татарстан Республикасында инвестицияләр ягыннан җәлеп итүчәнлеккә ия икътисад булдыру, социаль-икътисадый үсеш, Стратегия 2030  буенча төп эш юнәлешләре, һәм шулай ук дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

Булат Хаҗиәхмәтов предприятие  хезмәткәрләрен һәм  җитәкчеләрен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең эш планнары һәм төп казанышлары турында мәгълүмат белән таныштырды, һәм шулай ук 2015 елның 13 сентябрендә сайлауларда катнашуның мөһимлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International