Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 4 сентябрендәге 1737-р номерлы күрсәтмәсе белән Татарстан Республикасына федераль бюджеттан, Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының комплекслы инвестицияле үсеше проектын гамәлгә ашыру өчен, 158,6 млн сум күләмендәге субсидия бүленде.
Субсидияләр «Электробус-II» проектын тормышка ашыруга, Прототиплаштыру һәм илебез робот техникасын гамәлгә кертү үзәген үстерүгә, полимер материаллар һәм композитларны сынауның бәйсез үзәген булдыруга, Яр Чаллы шәһәрендәге IТ-парк бинасында Дата-үзәкне җиһазлауга, Кластерда катнашучыларның кадрларын максатчан әзерләүне, яңадан әзерләүне һәм квалификацияләрен күтәрүне оештыруга, һәм шулай ук Кластерның идарәче компаниясе чыгымнарын субсидияләүгә тотылачак.