Артём Здунов Яр Чаллыда сыйдырышлылыгы зур булган яңа шәһәр автобусларын карады

2015 елның 5 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев бүген иртән «Электротранспорт» МУП базасында булдылар. Максатлары - сыйдырышлылыгы зур булган яңа шәһәр автобусларын карау. Яр Чаллы муниципаль автобус маршрутларына хезмәт күрсәтү буенча үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча «Электротранспорт» МУП бүгенге көннән 2нче,3нче, 10нчы,11нче,21нче һәм 26нчы маршрутларга хезмәт күрсәтәчәк. Әлеге максатларда 136 автобус   12 минутлык интервал белән йөреп торачак. Яңа «Нефаз»ларга 115 кеше сыя, шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә урыннар каралган һәм ихтыяҗ туганда  җиргә кадәр төшереп була торган пандуслар да урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International