Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 3 сентябрендәге карары белән Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын гамәлгә ашыру 2018 елга кадәр озайтылды.
Татарстан Республикасында Идарәче кадрларны әзерләү программасы 1998 елдан бирле эшли. Әлеге вакыт эчендә 2000нән артык идарәче кадр Программа буенча белем алды.
2015/2016 уку елы өчен Татарстан Республикасында Идарәче кадрларны әзерләү программасына конкурс нигезендә тыңлаучыларны кабул итү Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан төбәкләр өчен квоталар расланганнан соң игълан ителәчәк.