ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы эшкуарларына ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы  (Фонд) 2015 елның 10 сентябрендә микрозаймнар бирү буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары (ТР КУЭС) гаризаларын карау комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.

Бүген,  2015 елның 10 сентябрендә, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында «Агромир Казан» авыл хуҗалыгы продукциясен күмәртәләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча логистика үзәген төзү мәйданчыгында беренче кубометр бетонны салу тантанасы уздырылды.

Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының Европа Берлеге илләре буйлап  бизнес-миссиясе  2015 елның 14-22 сентябре көннәренә планлаштырылган.

Сәфәрнең максаты – Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр җитештерә торган продукцияне алга этәрү, һәм шулай ук Европада урнашкан  автомобиль һәм нефть-химия кластерлары белән кооперацияне үстерү.

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге  эшкуарларны 2015 елның 15 сентябре  көнне Park Inn кунакханәсе территориясендә уздырылачак «Азәрбайҗанга ничек экспортларга» дип аталган  белем бирү семинарында катнашырга чакыра.

2015 елның 9 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясенең  Моноюнәлешле муниципаль берәмлекләрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрен төзү һәм эшләтү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы узды.


9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларны  белем бирү семинарында катнашырга чакыра. Семинарның темасы - «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле субъектлары тарафыннан алып барылган тышкы икътисадый эшчәнлекне иминиятләштерү һәм хәвефләрне гарантияләү. ЭКСАР һәм партнер банклар».

2016 елның 1 гыйнварыннан  «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү  өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның 21нче маддәсенең нигезләмәләре үз көченә керәчәк. Аңа ярашлы рәвештә, киләсе елга заказлар урнаштыру план-графигын формалаштырганда заказчы уртак сатып алуны оештыручының атамасы турында мәгълүматны план-графикка кертергә тиеш була.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 елның 31 декабрендәге 1221нче карары белән дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алына торган товарларның (эшләрнең, хезмәт күрсәтүләрнең) энергетик нәтиҗәлелегенә карата таләпләр билгеләнгән.

Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына поручительстволар бирү программасы буенча  хезмәттәшлек итү турында төзелгән килешүләр кысаларында «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО (алга таба – Фонд) хезмәткәрләре «Тышкы сәнәгать банкы» ҖЧҖ, «ВТБ 24 Банкы» АҖ һәм  «Открытие Ханты-Манси банкы» АҖ вәкилләре белән очрашулар оештырдылар. Очрашулар барышында үзара хезмәттәшлек итү тәртибе тикшерелде. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү буенча чираттагы комиссия йомгаклары ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International