ТР икътисад министры Яр Чаллыда Сидоровка һәм Комсомольский паркларын ачты

2015 елның 5 сентябре, шимбә

Бүген, 2015 елның 5 сентябрендә, бөтен республика буенча Парклар һәм скверлар көненә багышланган фестивальләр үткәрелә. ТР икътисад министры Артём Здунов һәм Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев Сидоровка һәм Комсомольский парклары ачылышында катнашты. Бу - шәһәрнең иске өлешендә яшәүчеләр өчен мөһим вакыйга.

Агымдагы елны ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан итте. Республика программасын эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә Яр Чаллыда берьюлы тугыз паркны реконструкцияләү башланды, шул исәптән  Сидоровка һәм Комсомольский паркларын.

Сидоровка паркы Комсомольский паркы белән быел «Профит» компаниясе акчалары хисабына ремонтланган җир асты юлы аша тоташтырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International