Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларны 2015 елның 15 сентябре көнне Park Inn кунакханәсе территориясендә уздырылачак «Азәрбайҗанга ничек экспортларга» дип аталган белем бирү семинарында катнашырга чакыра.
Чара түбәндәге адрес буенча урнашкан Park Inn кунакханәсенең «Мәскәү» конференц-залында оештырылачак: Казан ш., Лесгафт ур.,7.
Семинарның башлану вакыты: 10.00 сәгать.
Теркәлү вакыты: 9.30 сәгать.
Сезне 14 сентябрьгә кадәр, теркәлү формасын тутырып, түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: clubexport.rt@gmail.com
Оештыру мәсьәләләренә караган барлык сорауларыгыз буенча Дарья Шульдешовага мөрәҗәгать итәргә мөмкин: тел.: + 7 (917) 889-66-33.