Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 елның 31 декабрендәге 1221нче карары белән дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алына торган товарларның (эшләрнең, хезмәт күрсәтүләрнең) энергетик нәтиҗәлелегенә карата таләпләр билгеләнгән.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 28 августындагы 598нче карары белән кертелә торган үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, 2016 елның 1 июленнән заказчыларга 220 В лы көчәнешле алмаш электр тогы челтәреннән эшләүче электр лампалары өчен, тышкы як һәм торак һәм җәмәгать биналары яктырткычлары, һәм шулай ук эшләтеп җибәрү-көйләү җайланмалары өчен кайбер төр лампаларны сатып алу тыела.