Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү буенча чираттагы комиссия йомгаклары ясалды.
Комиссия йомгаклары буенча «Сокуры» Сәнәгать мәйданчыгы «Сокуры» Идарәче компаниясе» ҖЧҖнә сәнәгать мәйданчыгы сыйфатында, һәм шулай ук «Үсеш» Сәнәгать паркы Идарәче компаниясе» ҖЧҖнә төзелеп килүче (проектлаштырылучы) сәнәгать мәйданчыгы сыйфатында аккредитация бирү турында карар кабул ителде.