2015 елның 9 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясенең Моноюнәлешле муниципаль берәмлекләрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрен төзү һәм эшләтү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы узды.
Комиссия утырышында моношәһәрләр территорияләрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре (АСИҮТ) төзү буенча Россия Федерациясе субъектларыннан алынган 16 гариза тикшерелде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча 4 гариза хупланды, шул исәптән Яр Чаллы моношәһәре территориясендә АСИҮТ төзү буенча Татарстан Республикасыннан алынган гариза да.