Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры Европа илләре буенча бизнес-миссия кысаларында 2015 елның 14 сентябрендә MSV-2015 57нче Халыкара машина төзелеше күргәзмәсендә эшли башлады.
Росстатның 2015 елның 6 маендагы 217нче боерыгына ярашлы рәвештә, 2015 елның III кварталыннан башлап, Россиянең барлык төбәкләрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр артыннан статистик күзәтү алып бару планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында 2015 елның 9 сентябрендә Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясенең (РХК) Татарстан Республикасы Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы, РХК координаторы Алексей Песошин рәислегендәге утырышы уздырылды.
Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында 2015 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы бюджетыннан 2015 елда субсидияләр бирү өчен социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларны (СЮ КБО) сайлап алу буенча конкурс комиссиясенең беренче утырышы узды.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларны Park Inn кунакханәсендә 2015 елның 22 сентябрендә узачак белем бирү семинарында катнашырга чакыра.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 27 августындагы 896нчы карары белән Административ реформалар үткәрү буенча хөкүмәт комиссиясе турындагы нигезләмәгә әлеге комиссиягә норматив-хокукый актларның факттагы йогынтысын бәяләүне уздыруга бәйле өстәмә вәкаләтләр йөкләү өлешендә үзгәрешләр кертелде.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 674850-6 номерлы ФЗ проектына төзәтмәләр әзерләде (закон проекты).
Бүген, 2015 елның 10 сентябрендә, 2016 елга һәм 2017 - 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразын һәм 2016 елга һәм 2017-2018 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджет проектын карау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы уздырылды.
Сезне химия сәнәгате һәм фәненә багышланган «Химия+» 18нче халыкара күргәзмәдә катнашырга чакырабыз. Чара 2015 елның 27-30 октябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә оештырыла.
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге (алга таба – Үзәк) катнашучыларга теркәлү җыемын һәм күргәзмә мәйданчыгы өчен (кече һәм урта эшкуарлык субъектларына) түләргә ярдәм итә, күргәзмә урынына очу һәм яшәү – компания хисабына.
Чараның мөһимлеген исәпкә алып, 2015 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителгән карарыгыз турында Үзәккә түбәндәге телефон: (843)524-76-70 яисә электрон адрес буенча:tatexport@yandex.ru хәбәр итүегезне сорыйбыз.