«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы партнер банклар белән хезмәттәшлекне активлаштыру буенча эш алып бара

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына поручительстволар бирү программасы буенча  хезмәттәшлек итү турында төзелгән килешүләр кысаларында «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО (алга таба – Фонд) хезмәткәрләре «Тышкы сәнәгать банкы» ҖЧҖ, «ВТБ 24 Банкы» АҖ һәм  «Открытие Ханты-Манси банкы» АҖ вәкилләре белән очрашулар оештырдылар. Очрашулар барышында үзара хезмәттәшлек итү тәртибе тикшерелде. Фонд хезмәткәрләре очрашуда катнашучыларга Фонд эшчәнлеге, йөкләмәләр бирү шартлары һәм таләпләре турындагы, һәм шулай ук Фонд эшчәнлегенә юридик затлар белән эшләүнең сыйфатын күтәрү максатында кертелгән төп үзгәрешләр, йөкләмәләрне бирүнең тизлеге сораулары хакындагы  җентекле мәгълүматны җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International