Әлегә заказларны урнаштыру план-графигында уртак сатып алуны оештыручыны күрсәтмиләр

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

2016 елның 1 гыйнварыннан  «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү  өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның 21нче маддәсенең нигезләмәләре үз көченә керәчәк. Аңа ярашлы рәвештә, киләсе елга заказлар урнаштыру план-графигын формалаштырганда заказчы уртак сатып алуны оештыручының атамасы турында мәгълүматны план-графикка кертергә тиеш була.

Мондый мәгълүматны күрсәтүнең мәҗбүрилеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 28 ноябрендәге 1088нче карары белән расланган Уртак конкурсларны һәм аукционнарны үткәрү кагыйдәләренең 4нче пунктында билгеләнгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International