Татарстанның эшлекле даирәләре вәкилләре бизнес-миссия белән Чехиядә машина төзелеше күргәзмәсендә һәм Польшада полимер сәнәгате күргәзмәсендә булачаклар

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының Европа Берлеге илләре буйлап  бизнес-миссиясе  2015 елның 14-22 сентябре көннәренә планлаштырылган.

Сәфәрнең максаты – Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр җитештерә торган продукцияне алга этәрү, һәм шулай ук Европада урнашкан  автомобиль һәм нефть-химия кластерлары белән кооперацияне үстерү.

Бизнес-миссия кысаларында  Брно шәһәрендә (Чехия) узачак «МSV-2015» 57нче Халыкара машина төзелеше күргәзмәсендә һәм Познань шәһәрендә (Польша) үтәчәк «EPLA-2015» Халыкара полимер сәнәгате күргәзмәсендә катнашу планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International