«Татарстан Республикасы эшкуарларына ярдәм күрсәтү фонды» КБО 6,85 млн сумлык микрозайм бирү турында карар кабул итте

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы эшкуарларына ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы  (Фонд) 2015 елның 10 сентябрендә микрозаймнар бирү буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары (ТР КУЭС) гаризаларын карау комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.

Микрозаймнар бирү буенча карарлар кабул итү комиссиясе ТР КУЭСларыннан алынган гомуми күләме  9 850 000 сумлык 11 гаризаны тикшерде. Утырыш йомгаклары буенча, комиссия тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләәр бетерелгән очракта, гомуми күләме 6 850 000 сумлык 7 микрозайм бирү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International