Бүген, 2015 елның 10 сентябрендә, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында «Агромир Казан» авыл хуҗалыгы продукциясен күмәртәләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча логистика үзәген төзү мәйданчыгында беренче кубометр бетонны салу тантанасы уздырылды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Россиядә иң эреләрдән булачак, 148 га мәйданга ия «Агромир Казан» авыл хуҗалыгы продукциясе логистика үзәге инде 2015 елның ахырына эшләп китәргә тиеш.