Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларны белем бирү семинарында катнашырга чакыра. Семинарның темасы - «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле субъектлары тарафыннан алып барылган тышкы икътисадый эшчәнлекне иминиятләштерү һәм хәвефләрне гарантияләү. ЭКСАР һәм партнер банклар».
Чара 2015 елның 10 сентябрендә түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының конференц-залында узачак: Казан ш., Пушкин ур., 18.
Семинарның башлану вакыты: 10:00 сәгать.
Теркәлү вакыты: 9.30 сәгать.
Семинарда катнашу бушлай.