2016 елның августыннан Татарстан Республикасындагы КФҮнең барлык филиалларында («Минем документларым» офислары) тест режимында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖнең хезмәтләрен күрсәтү оештырылды.
ТР Җитештерүгә ия кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү үзәге Робот техникасы үзәге белән хезмәттәшлек итә башлый.
Татарстан эшкуарлары үзләренең җитештерүләрендә робот техникасының заманча казанышларын куллана алачак.
«Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ кече һәм урта бизнеска акчалата дәүләт ярдәме шартларын гадиләштерде. Исегезгә төшерик, язын Татарстанда «Программа 6,5» старт алды. Әлеге чара кысаларында кече һәм урта бизнес 50 млн сумнан 4 млрд сумга кадәр түбән процентларда кредит ала алачак. Программаны дәүләт банклар белән уртак финанслый, ә тегеләре, үз чиратында, эшкуарларга 10-11% лы займнар бирә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 26 июлендәге 719нчы карарына ярашлы рәвештә, заказчыга кече һәм урта эшкуарлык компанияләреннән сатып алулырга хокук бирә яисә мәҗбүр итә торган сатып алулар күләменең чик күрсәткечләре киңәйтелде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Федераль кадастр палатасы» Федераль дәүләт бюджет учреждениесен 15 еллыгы белән тәбрик итә һәм коллективка күпьеллык намуслы хезмәте һәм учреждениенең Татарстан Республикасы оешмаларына һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга, административ процедураларны оптимальләштерүгә юнәлдерелгән югары эш нәтиҗәләре өчен рәхмәтен белдерә.
2016 елның 4 августыннан 18 августына кадәр Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм инфраструктрурасы субъектларыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында» 2014 елның 27 августындагы 616нчы карарына ярашлы рәвештә аккредитация алуга гаризалар кабул ителә башлады.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Элемтә министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Гражданнарның мәгълүматны ала алулары хокукын тәэмин итү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектының җайлау йогынтысын бәяләвенә карата тискәре бәяләмә бирде.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы хәзерге вакытта базарда эшләгән 160 дәүләт сатып алулары мәйданчыгы урынына берне генә калдырырга тәкъдим итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 16 июлендәге 1506-р номерлы күрсәтмәсе белән Инвалидларның федераль реестрын төзү, алып бару һәм куллану концепциясе расланды.
2016 елның 30 июле, шимбә көнне, көндезге сәгать 10 да «Тасма» стадионында «Химградның» 10 еллыгы» на багышланган спартакиада үткәрелә. Анда Технополисның 260 компания-резиденты хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре катнашачак. Бәйрәм «Тасма» җитештерү берләшмәсе территориясендә «Химград» Технополисына нигез салынуның 10 еллыгы хөрмәтенә оештырыла. Исегезгә төшерик, бүгенге көндә Технополиста 7000нән артык хезмәткәр эшли.