Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар-июнь айлары өчен Татарстан Республикикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.
Хәзерге вакытта «Инновацияләргә ярдәм фонды» ФДУП (алга таба – Фонд) «СТАРТ» программасы буенча гаризалар кабул итүне төгәлли.
2016 елның 26 июлендә Дмитрий Медведев халыкның тормыш сыйфатын һәм эшкуарлык эшчәнлеге алып шартларын яхшырту өчен мәгълүмати технологияләрне куллану буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышын үткәрде. Утырышта электрон формада дәүләт хезмәтләрен күрсәтү системасын үстерү буенча алга таба эшләнәсе эшләр каралды.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 елның 15 июнендәге 713нче боерыгына ярашлы рәвештә, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгына караган югары белем бирү мәгариф оешмаларының студентлар берләшмәләре эшчәнлеген үстерү буенча 2017 елда гамәлгә ашырылырга тиешле программаларын сайлап алу конкурсы игълан ителә.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның, инвалидлар оешмаларының һәм республика товар җитештерүчеләренең дәүләт сатып алуларында катнашуының нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында Сатып алулар буенча ТР дәүләт комитеты, «ТР Сатып алуларны үстерү үзәге» ТР ДУПнең оештыру ягыннан ярдәме белән, «44-ФЗ һәм 223-ФЗ законнарына ярашлы башкарылган сатып алуларда катнашу» темасына семинар-киңәшмә уздыра.
Программа буенча эшкуарлар 5 елга 5%лы ставка белән займнар ала алалар. ТР Инвестицион-венчур фонды һәм Сәнәгатьне үстерү фондының июнь аенда старт алган уртак программасына ихтыяҗ зурдан - бер ай эчендә программага карата 42 компания кызыксыну күрсәтте. Бүгенге икътисадый вазгыятьтә программа озын акчаларны алуның уңайлы шартлары белән үзенә җәлеп итә.
2016 елның 30 сентябрендә Казанда («Корстон» КСКК) «Архитектура һәм җәмәгать биналарында инженерлык системалары» (MES-2016) дип аталган X юбилей төбәкара фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.
В 2016 елда Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Дөнья дәрәҗәсендәге инвестицияле җәлеп итүчәнлек лидерлары - инновацияле кластерлар үсеше» дип аталган яңа өстенлекле проектны гамәлгә ашырырга планлаштыра. Проект югары дәрәҗәдәге инвестицияле җәлеп итүчәнлекнең инновацияле территориаль кластерлары - лидерларны ачыклау һәм аларны үстерүгә юнәлдерелгән.
Хөрмәтле эшкуарлар, игътибарыгызны шуңа җәлеп итәбез: «Лизинг грант» чарасы буенча Конкурска гаризалар тапшырганда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Субсидия формасында дәүләт ярдәме алу өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу тәртибен раслау турында" 2013 елның 19 июнендәге 416нчы карарының 4.2 пунктына ярашлы рәвештә (ТР МКның 2016 елның 11 июлендәге 470нче Карары редакцисендә) салым түләүче тарафыннан салымнар, җыемнар, пенялар, штрафлар, процентларны түләү буенча вазыйфаларның үтәлгәнлеге турында белешмә конкурска гариза бирелгән айның беренче числосына карата булырга тиеш.
2016 елның 9 сентябрендә Плеханов ис. Россия икътисад университетының Саратов социаль-икътисад институтында «Яшьләр арасында эшкуарлыкны үстерү перспективалары» дип аталган III Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.