2016 елның 22 августында Татарстан Республикасына рәсми визит белән Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Николай Подгузов килде. Визитның төп максаты – Зәй шәһәрендә «Мефро уилз Руссиа Завод Заинск» ҖЧҖ предприятиеләре базасында корыч тәгәрмәч дисклары җитештерү заводларын модернизацияләү» һәм «Генерацияләү компаниясе» ААҖнең (Казан ш.) «Казан шәһәрендә урнашкан Казан ТЭЦ-1нең 230 МВт билгеләнгән гомуми электр куәтенә ия ике энергоблогын финанслау» проектларын гамәлгә ашыру мәйданчыкларын карау. Әлеге проектлар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 11 октябрендәге 1044 нче карарына ярашлы рәвештә 2015 елда ярдәм алган иде (проектлы финанслау).