«Бизнес класс» программасы кысаларында семинарда катнашырга чакырабыз

2016 елның 19 августы, җомга

20 августта «ИТ-парк» ДАУндә «Бизнес класс» уникаль белем бирү программасы кысаларында «Сатулар буенча стратегик сессия» дип аталган өченче офлайн-чара уздырыла. Спикер сыйфатында  программаның эксперты, консультант, бизнесмен һәм  TimurSokolov&Partners компанияләр төркеменә нигез салган Тимур Соколов чыгыш ясаячак. Теркәү иртәнге сәгать 9:00 дә башлана.

Стратегик сессия  «Бизнес класс» программасында катнашучы 150 кешене җыячак. Алар арасында эшләп килүче бизнесменнар да, үз эшен ачарга ниятләгән кешеләр дә булачак.

Чарада катнашу өчен түбәндәге адрес буенча аккредитация үтәргә кирәк булачак: ksv@sb

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International