Яр Чаллыда биш предприятие АСИҮТ резиденты булды

2016 елның 23 августы, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең (АСИҮТ) потенциаль резидентларыннан гаризалар җыю дәвам итә. Бүгенге көндә комиссиянең өч утырышы узды, анда гомуми инвестицияләр күләме 10,9 млрд сум булган һәм ике меңнән артык яңа эш урыны ачарга сәләтле проектлар хупланды һәм  АСИҮТ резидентлары реестрына кертелде.

Әйтик, барлык проектлар да «Хайер Апплаенсис РУС» ҖЧҖ предприятиеләрендә, «Кама» Агросәнәгать комплексы» ҖЧҖ, «Техноанод» ҖЧҖ, «ТЭМПО» КМК АҖ һәм «ЗаряД» ҖЧҖләрендә гамәлгә ашырылачак, дип хәбәр ителә Яр Чаллы мэриясе сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International