Сатып алу планнары проектларының туры килүе турында беренче йөз уңай бәяләмә бирелде

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасының 10 заказчысына карата сатып алу планнарының туры килүен тикшерү буенча үткәрелгән  бәяләмә нәтиҗәләре буенча планлаштырылган гомуми еллык турыдан-туры сатып алулар күләме инде - 43 млрд сумга кадәр, ә кече һәм урта эшкуарлык (КУЭ) субъектларыннан сатып алулар күләме 11,5 млрд сумга кадәр (37,15%ка) үскән.

Агымдагы елның 18 августында сатып алу планнары проектларының туры килүе турында йөзенче уңай бәяләмә бирелде. Мондый бәяләмәне «Челтәр компаниясе» ААҖ алды, ул башкарган сатып алуларның 52,23%ы КУЭ вәкилләреннән, бу сан барлык заказчылар арасында иң зурысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International