ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлык буенча Татарстан Президенты каршындагы советның икенче киңәйтелгән утырышын уздырды. Утырышта эшләре тәмамланып килүче 7 проект төркеме каралды. Төркемнәр эшкуарлык өлкәсе өчен өч төп темада тәкъдим ителде: икътисадый билгесезлек, ихтыяҗ кимү, салым һәм салым булмаган түләүләр һәм тикшерүләр, административ каршылыклар.

Эшкуарларны борчый торган мәсьәләләрнең күбесе җитди, системалы булулары белән аерылып торалар һәм аларны бергә, ведомстовара багланышлар һәм бизнес даирәләр белән берлектә хәл итәргә кирәк.

2016 елның 11 октябрендә Мәскәүдә «Президент-отель» Кунакханә комплексында (Большая Якиманка ур., 24) «Россия сәнәгатен модернизацияләү: үсеш өстенлекләре» XI Милли конгрессы узачак.

 

2016 елның 1 августында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенә  «Россия Федерациясендә дәүләт һәм муниципаль контроль нигезләре турында» федераль законның эшләнелеп бетерелгән проектын кертте.

 

2016 ел башыннан «Химград» Технополисы резидентлары  10,5 млрд сумлык продукция җитештерде, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 32% ка күбрәк.  Җитештерү күләмнәренең шактыйга артуы шул исәптән нанотехнологик продукция ясау хисабына да булды. 2016 елның ике кварталы йомгаклары буенча  «Химград» резидентлары тарафыннан  2 млрд сумлык нанотехнологик продукция төяп-озатылды, 2015 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда  24%ка күбрәк.

 


3
август, 2016 ел
чәршәмбе

“Татнефть”нең “Башнефть”не сатып алу нияте Башкортстан җитәкчелегендә аптыраш уятты. Бу хакта бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткәрелгән “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлар советы утырышында Башкортстан Республикасының Нефть-химия эшкәртү институты директоры Илшат Теләшев сөйләде.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  «Электр энергетикасы  субъектларының җылыту сезонында эшләүгә әзерлеген бәяләү тәртибен раслау турында» карар проекты буенча гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.

 


2
август, 2016 ел
сишәмбе

 Россия Икътисадый үсеш министрлыгы  җайлау йогынтысын бәяләү процедурасын һәм РФ субъектларының норматив хокукый актларына экспертиза оештыру һәм үткәрү буенча методик киңәшләрнең яңа редакциясен раслады.

 

Нәкъ  10 ел элек, 2006 елның 2 августында, «Тасма» җитештерү берләшмәсе территориясендә «Химград» Технополисы туа. Әлеге дистә ел эчендә мәйданчык, Россиянең алдынгы индустриаль паркы формаларын алып, әкренләп үзгәрде һәм яңарды. Нефть табу буенча лидер төбәк буларак, Татарстан актив рәвештә нефть химиясе кластерын үстерә, әлеге структурада полимерларны эшкәртү буенча индустриаль паркның булуы шактый алга китеш булды.

 

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов җитәкчелегендә PricewaterhouseCoopers (PwC) компаниясе белән киңәшмә оештырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International