Административ реформаларны үткәрү буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы башкарма хакимиятнең федераль органнарының контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт бирү функцияләрен камилләштерү подкомиссиясе утырышы уздырылды

2016 елның 19 августы, җомга

Мәскәүдә 2016 елның 18 августында Административ реформаларны үткәрү буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы башкарма хакимиятнең федераль органнарының контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт бирү функцияләрен камилләштерү подкомиссиясенең чираттагы  утырышы уздырылды. Утырышта Россия Икътисадый үсеш министрлыгы,  хакимиятнең федераль органнары һәм Россия Федерациясе субъектлары хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасыннан әлеге чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International