Суд приставлары Федераль хезмәтенең (СПФХ) рәсми сайтыннан файдаланучылар Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталыннан (ДХБП) алынган логин һәм пароль ярдәмендә авторизация үтә алалар. Бу исә гражданнарга, СПФХ сайтында өстәмә теркәлү үтмичә генә, әлеге ведомствоның электрон төрдәге хезмәтләреннән файдаланырга мөмкинлек тудырачак.
«ЕСИАдан файдаланучы ведомстволар һәм төбәкләр моның белән гражданнар тарафыннан электрон дәүләт хезмәтләрен алуны җайлы итәләр. Бу гариза тапшыручыларга теләсә кайсы рәсми ведомство яисә төбәк порталында бердәм логин һәм пароль кулланырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә тагын бер федераль ведомствоның ЕСИАга кушылуы бик мөһим күренеш. Яңа төзелә торган дәүләт порталлары шулай ук системага кушылырга тиеш булалар», — дип аңлатты Россия Элемтә министрлыгының Электрон хөкүмәтне үстерү департаменты директоры Владимир Авербах.