Хокукый актларны куллану тәҗрибәсенә бәя биреләчәк

2016 елның 19 августы, җомга

Россия Федерациясе  Президентының 2015 елның 8 декабрендәге  Пр-2508 номерлы (1 пунктның 19 пунктчасы), Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 1 декабрендәге ДМ-П13-101пр номерлы (9 пункт) күрсәтмәләренә ярашлы рәвештә, Россия Федерациясендәге, шул исәптән Россия төбәкләрендәге инвестицияле климатны яхшырту буенча милли эшкуарлык инициативасы «юл карталары» чараларын үтәү йөзеннән чыгарылган хокукый актларны куллану тәҗрибәсенә даими нигездә бәяләү үткәрелә.

12 «юл картасы» чараларын гамәлгә ашыру кысаларында барлыгы 469 хокукый акт кабул ителгән, шул исәптән 87 федераль закон һәм  87 Россия Федерациясе Хөкүмәте акты. Әлеге күрсәтмәләрне гамәлгә ашыру өчен, максатчан нәтиҗәлелеккә ирешү дәрәҗәсе бәяләнергә тиешле хокукый актлар исемлеге (алга таба – Исемлек) формалаштырылган. Әлеге исемлек Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы эшкуарлык эшчәнлеген алып баруны яхшырту буенча эшче төркем утырышының 2016 елның 10 мартындагы 4-СВ номерлы беркетмәсе белән расланган. Хокук кулланылышы  мониторингланырга тиешле хокукый актларның тулы исемлеге «Интернет» челтәрендәге www.monitoring.gov.ru сайтында урын алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International