Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева Менделеевск муниципаль районында булды

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

2016 елның 22 августында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева Менделеевск  муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәр кысаларында уздырылган киңәшмәдә Менделеевск  муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев, җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары, районда төзелеп килә торган сәнәгать парклары җитәкчеләре катнашты.

Очрашу барышында Менделеевск районы территоирясендә сәнәгать паркларының инвестицияле проектларын тормышка ашыру, һәм шулай ук Моношәһәрләрне үстерү фонды программасында катнашу сораулары күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International