27 май көнне IV Владимир икътисадый форумында «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО (алга таба – СИА) генераль директоры А.С. Никитин Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары буенча М.Е. Салтыков-Щедрин ис. Бөтенроссия конкурсының (алга таба – Конкурс) башланып китүе турында игълан итте.
Конкурс үткәрүнең өстенлеге – уңышлы тәҗрибәләрне сайлап алырга мөмкинлек бирүче номинацияләрне, конкурста катнашуга гаризаларны сайлап алу критерийларын һәм составын төгәл аерып кую мөмкинлеге.
Конкурс ел саен өч этапта үткәреләчәк.
Катнашу өчен тәкъдим ителгән проектлар турында тулырак мәгълүмат белән сез СИА сайтында танышы аласыз (http://asi.ru/investclimate/practices_sed).