2016 елның 8-9 сентябре көннәрендә Татарстан Республикасында Кече һәм урта эшкуарлыкның «Киләчәккә караш» дип аталган еллык форумы үткәреләчәк. Форум эшкуарлыкны үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә багышланган.
Форумның пленар сессиясе 2016 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уздырылачак. Пленар утырышның төп лейтмотивы Россиядә эшкуарлыкның киләчәген күзалларга омтылу булачак. Спикерлар чыгышларын киләчәктә бизнесның нинди булуына багышлячаклар һәм 2030 елда вазгыятьне ничек итеп күрүләре турында сөйләячәкләр.
Катнашучылар өчен түбәндәге сайтта алдан теркәлү каралган http://tatforum.org. Форум программасы һәм тулырак мәгълүмат шулай ук әлеге сайтка урнаштырылган.